Диалог про осень на татарском языке

Ответы:
Кристина Горобець
08-05-2014 12:52

могу подкинуть только текст)Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Владимир Марченко
08-05-2014 19:27

- Көз турында шигырь беләсеңме? - Әйе! - Әйдә,сөйләп күрсәт әле! - Рәхим ит: Көз Салкын көз килә Сагышы белән. Кара болытлар Агышы белән. Кай ара шунда Кояш елмая. Зарлы күңелгә Бер өмет сала. Салкын җил исеп, Ыҗгырып ала. Күңелгә кереп Шомлы хис кала. Яңгыр шыбырдый, Түбәне кага. Тишек түшәмнән Тамчылар тама. Буранлап ява Көзге боз – яңгыр. Йөрәк кысыла, Җир сулый авыр. Карага көеп, Бакча сузылган. Яфраклар гүя Яшькә коенган. Җилгә кушылып Табигать елый. Бәндәләреңне Кичер дип сорый. Кичер дип сорый Тик бер Аллаһтан. Барысын, кем бүген Гөнаһка баткан. Болыт астыннан Кояш нур сибә. Күз яше аша Тәбигать көлә. 

Также наши пользователи интересуются:

Картинка с текстом вопроса от пользователя Гулия Мельник

⭐⭐⭐⭐⭐ Лучший ответ на вопрос «Диалог про осень на татарском языке» от пользователя Гулия Мельник в разделе Химия. Задавайте вопросы и делитесь своими знаниями.

Открой этот вопрос на телефоне - включи камеру и наведи на QR-код!