Помагите написать сочинение на тему "кышкы буран"
Туган ягыма кыш килдеАлтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кышкунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләккар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсебелән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җирөсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде.Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды.Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырапалҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып,киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрүөчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тикпеснәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзекавазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрнебар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генәкышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкыкунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында уккилеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар буматур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатуданкуркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуартукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торыпэшкә тотына: «Тук-тук-тук» .Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гынаһәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп,барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакытсалкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкыкүренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардантизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәрибашлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төклеаякларың белән түрдән уз кыш!
⭐⭐⭐⭐⭐ Лучший ответ на вопрос «Помагите написать сочинение на тему "кышкы буран"» от пользователя Виктор Москаленко в разделе История. Задавайте вопросы и делитесь своими знаниями.
Открой этот вопрос на телефоне - включи камеру и наведи на QR-код!