Загадки про осень на татарском языке

Ответы:
Вика Курченко
31-08-2018 22:04

* Акыллыга да әйттем −Уйлады да белде;Акылсызга да әйттем −Тыңлады да көлде.( Табышмак)* Югалткан әйберең түгел, −Эзләмичә тапмыйсың.( Табышмак)* Әйткәч, беләсегез килә,Белгәч, көләсегез килә.( Табышмак)* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.( Мәкаль)* Моны миңа сөйләде Алдар,Әгәр сиңа очраса,Ул сине дә алдар;Болар барсы да ялган,Ялган булса да,Ак кәгазьгә язылган.( Әкият)* Үлчәүләрдә үлчәнми,Базарларда сатылмый.( Акыл)* Аршынлы түгел, потлы түгел,Һәркемдә бар.( Акыл)* Бер байлык бар − янмый,Карак та урлый алмый,Төшеп тә югалмый.( Белем)* Акыллы чәчә барыр,Акылсыз җыя барыр.( Белем)* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәкНәрсә бар дөньяда?( Тел)* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.( Мәктәп)* Агач түгел − яфраклы,Тун түгел − тегелгән.( Китап)* Кабат-кабат катлама,Акылың булса ташлама.( Китап)* Теле юк − үзе аңлата.( Китап)* Анда бар да бар.( Китап)* Өнсез, җансыз − иң якын дус.( Китап)* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.( Китап)* Ак җир, кара тап,Нәрсә булыр, уйлап тап.( Китап)* Ак ялан, кара сукмак, −Йөри белгән эз табар.( Китап)* Ача да яба, ача да яба,Җавабын зирәк таба.( Китап)* Киштә башында төпле төргәк,Аңа һәр өйдә хөрмәт,Һәркемгә дә иң кирәк.( Китап)* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.( Язу,  уку)* Җирлеге ак, орлыгы кара,Җимеше ни булыр? −Тикшереп кара.( Кәгазь,  юзу,  уку)* Кәкре-бөкре сызылган,Хәрефләре сыгылган,Асты бар, өсте бар,Тырма кебек теше бар.(Язу) * Аш ашамас,Кара су эчәр,Дөньяда кош кебек очар,Күңелләргә нур чәчәр.( Язу)* Җир өстендә күп кешеләрКар өстенә кара солы чәчәләр.( Язу)* Бишәү чәчә, берәү жыя.( Язу,  уку)* Иген чәчте биш малай,Урдылар ике агай.( Язу,  уку)* Кул белән чәчәсең,Күз белән җыясың.( Язу,  уку)* Җире ак, орлыгы кара,Кул белән чәчәләр,Авыз белән җыялар.( Кәгазь,  язу,  уку)* Ак ялан,Ак яланда эз калган,Эз өстендә күз калган.( Кәгазь,  язу,  уку)* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.( Каләм)* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.( Каләм)* Кәгазь өстен карайта,Дөнья йөзен агарта.( Каләм)* Үзе бер карыш,Теле мең карыш.( Каләм)* Үзе йөзә − чылбыр тезә.( Каләм)* Авызы бер, теле ике, җаны юк.Сөйләгән сүзенең һич саны юк.( Каләм)* Менә табышмак, уйлап кара:Суы тәмсез, йөзе кара,Чиләгенең төбе юк,Файдасының чиге юк.( Кара һәм кара савыты)* Кара кыр буйлап ак куян чаба.

Картинка с текстом вопроса от пользователя АДЕЛИЯ ВОЛКОВА

⭐⭐⭐⭐⭐ Лучший ответ на вопрос «Загадки про осень на татарском языке» от пользователя АДЕЛИЯ ВОЛКОВА в разделе Литература. Задавайте вопросы и делитесь своими знаниями.

Открой этот вопрос на телефоне - включи камеру и наведи на QR-код!