Всем привет)Помогите написать сочинение на татарском "хезмэткэ-хормэт"

Ответы:
Lena Voskresenskaya
13-11-2018 20:26

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. "Җәйге көн ел туйдыра" диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тораӘти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.

Картинка с текстом вопроса от пользователя ELVIRA PANKOVA

⭐⭐⭐⭐⭐ Лучший ответ на вопрос «Всем привет)Помогите написать сочинение на татарском "хезмэткэ-хормэт"» от пользователя ELVIRA PANKOVA в разделе Другие предметы. Задавайте вопросы и делитесь своими знаниями.

Открой этот вопрос на телефоне - включи камеру и наведи на QR-код!